Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләрен халык белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә чакырды
Парламент Рәисе «Бердәм Россия» партиясенең XXIX Казан җирле бүлеге конференциясендә катнашты.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин XXIX Казандагы җирле партия бүлеге конференциясендә партиядәшләрен «халык белән эшне яңа дәрәҗәгә» чыгарырга, эшчәнлекнең яңа формаларын эзләргә чакырды. Бу хакта Республика Парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Партиянең Казандагы бүлегенең эшчәнлеге коллегаларга ориентир булып тора, диде парламент башлыгы. «Хәзер беренчел бүлекләр белән эшчәнлекне көчәйтергә, халык белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк», - диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе оешма сафларына партия программасын тормышка ашырырдай актив, бер командада эшләргә омтылучы кешеләр кирәклеген әйтте. "Безнең сафлар 12 мең кешегә кимеде, шулай да эшчәнлек күпкә нәтиҗләрәк булды", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул республикада утызлап район партия конференцияләре уздыруын, анда XXVIII төбәк партия конференциясенә делегатлар сайлауларын әйтте.
«8 декабрьдә Мәскәүдә партиянең чираттагы съезды уза. Анда икътисади кыенлык шартларында алга таба эшчәнлек, халыкның гражданлык активлыгы турында фикер алышу көтелә», — диде ул.
Бүлектә 22,5 мең партия әгъзасы бар, башлангыч партия бүлекләре ике тапкырдан артып, 193 булган. Партиянең Казандагы бүлеге ун федераль һәм биредәге 21 проектны гамәлгә куюда кураторлык итә, дип сөйләде Казан мэры, Казан җирле партия бүлеге сәркатибе Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз