news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламентта тормыш күргән депутатлар да, яшьләр дә кирәк

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе исемлектә кандидатларның 45 проценттан артыгы яңа кешеләр булуын искәртте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Парламентта тормыш күргән депутатлар да, яшьләр дә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында парламентның яңа составын ничек күз алдына китерүе турында сөйләде.

“Парламентта тормыш күргән депутатлар да кирәк. Бөтенләй яңартып булмый бит инде аны. Яшьләр дә, яңа кешеләр дә кирәк”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, халыкта гадәттәгечә ниндидер үзгәрешкә, яңарышка омтылыш бар. “Аларның яңа депутатлар күрәсе килә, шуңа күрә исемлектә 45 проценттан артык яңа кешеләр сайлауда катнаша. Бер мандатлы округларда 60 процент чамасы яңа кандидатлар теркәлде. Яшьләрнең саны арта”, - диде ул.

Мөхәммәтшин беренче тапкыр тавыш бирүче 49 мең кеше сайлауда катнашканын да искәртте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot