news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин "Парламентаризмны үстерү хезмәте өчен" мактау билгесенә лаек булды

Бүләкне Дәүләт Советы рәисенә Россия парламентының түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин тапшырды.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Бүген Мәскәүдә, Дәүләт Думасы Советы утырышы алдыннан бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Россия парламентының түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Россия Дәүләт Думасының "Парламентаризмны үстерү хезмәте өчен" мактау билгесе тапшырды, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Минем бик күп бүләкләрем бар, ләкин монысы бик кыйммәтле. - Мин егерме елдан артык парламент хезмәтендә,  бер ара Россия Федерациясе Федераль Җыены югары палатасында Татарстанны тәкъдим иттем, күп еллар Татарстан парламенты җитәкчесе булып торам. Минем парламент эшчәнлегемне бәяләү Россия көнен бәйрәм иткән вакытка туры килү аеруча күңелле".

Дәүләт Думасының "Парламентаризмы үстерү хезмәте өчен" мактау билгесе 2005 елда оештырыла. Әлеге бүләк, яхшы хезмәт билгесе, парламентаризм һәм закон чыгаруны үстерүгә, демократияне һәм Россия Федерациясенең Конситутцион төзелешен ныгытуга, Россия гражданнарының хокукларын һәм иреген тәэмин итүгә керткән хезмәт өчен тапшырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100