Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: "Парламент дәресләре" традициясе дәвам иттереләчәк
ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, укучылар һәм мөгаллимнәр "Парламент дәресләре"нә карата зур кызыксыну белдерә.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Татарстанда "Парламент дәресләре" үткәрү традициясен дәвам итәчәкләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2017 елгы "Парламент дәресе" кысаларында мәктәп укучылары арасында республика иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясау тантанасында шулай дип белдерде.
"Парламент дәресләре" үткәрү традициясен, һичшиксез, дәвам итәрбез дип уйлыйм, - диде ТР Дәүләт Советы спикеры. - Шуны куанып әйтә алам: без әлеге чараны төрле мәктәпләрдә, төрле телләрдә күпсанлы кешеләр катнашында инде унынчы тапкыр үткәрәбез һәм аңа карата кызыксынуның зур икәнлеген күрәбез».
Фәрит Мөхәммәтшин "Парламент дәресе"нең узган елның октябрендә республиканың барлык мәктәпләрендә үткәрелүен искәртте. 2017 елда ул республика дәүләтчелегенең өр-яңа тарихындагы мөһим вакыйгага – Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышлап уздырылды.
Чара Конституциянең төп нигезләмәләрен популярлаштыру буенча киң колачлы эшнең бер юнәлешенә әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз