news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин “Парламент дәресләре” проектының өстенлекле якларын атады

Бүгенге заман актив яшьләрнең дәүләт эшләрендә катнашуын таләп итә, диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин “Парламент дәресләре” проектының өстенлекле якларын атады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән йөзгә якын тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучысы белән очрашты. Үзенең чыгышында ул “Парламент дәресләре” проекты хакынды сөйләде һәм аның өстенлекле якларын атады.

“Без бик мөһим эш алып барабыз, парламент дәресләре мәктәп укучыларына җәмгыятьтә үз юлларын табарга һәм шәхес булырга ярдәм итә. Әлеге проект Дәүләт Советы депутатлары һәм укытучылар ярдәмендә башкарыла. Бездән башка бу проектны кем башкарып чыга ала һәм нәрсә өчен без аны эшлибез? Иң беренче чиратта, дәресләр законнарны белү, актив тормыш алып бару, сәләтле яшьләрне табу, уңышлы проектлар булдыру өчен кирәк. Бу законнар кайда туа, ничек итеп дөньяга таныла, закон ничек эшли һәм ул кемгә кирәк? Барлык сорауларга да җавапны парламент дәресләрендә белә алабыз. Икенчедән, республика тарихы, аның танылган шәхесләрен белү өчен мөһим ул. Бүгенге заман актив яшьләрнең дәүләт эшләрендә катнашуын таләп итә. Алар үзләренең хокукларын, мөмкинлекләрен белергә тиеш. Хәзер бик күп яшьләр вакытны бушка, социаль челтәрдә утырып уздыра. Шул рәвешле алар тормышларын боза, ахмаклыклар эшли. Ни өчен? Чөнки алар үз юлларын таба алмый йөри”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, дәүләт проектлары хәзердән үк үзенең мул нәтиҗәсен бирә. Ул мисал өчен “Законнарны бергә язабыз” проектын атады. “Әлеге проект турында озак уйладык, аны башлау алдыннан икеләнеп тордык. Мондый проекттан соң Дәүләт Советына кәгазьләр җибәрерләр, тикшерүләр белән килерләр дип уйладык. Аннан соң “Монысы юк, тегесе юк. Минем өйдән су ага. Юллар салыгыз” кебек фикерләр булыр дип көттек. Дөнья булгач, һәркемнең катлаулы мәсьәләләре бар. Ләкин шушы проект аша һәркемнең үз фикерләрен әйтергә мөмкинлеге булды. Республикада яшәүче һәркем Дәүләт Советының рәсми сайты, парламентның Фейсбуктагы рәсми аккаунты, “Ватаным Татарстан”га язарга, яки сайлау округында үзенең депутаты аша законнарны камилләштерү турында үзләренең тәкъдимнәрен җиткерә, кызыксындырган сорауларны бирә алды. Шул рәвешле без яшьләрне дә кызыксындырабыз, алар да актив эшчәнлек яклы була. Бу проект мөһим мәгънәгә ия, иң беренче чиратта аны укытучылар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары хуплады. Безнең максат үзебез өчен генә яшәү түгел, ил һәм җәмгыять өчен дә яшәү”, - дип әйтте ул.

Чарада Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга да рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Укытучылар укучыларны олы тормышка әзерли һәм киләчәк буыннан яхшы кешеләр тәрбияли. Аларга зур рәхмәт. Россиянең башка төбәкләрендә булырга туры килде, барлык җирдә дә укытучылар актив эшчәнлек алып бара. Совет заманында шулай булды, укытучылар һәрвакыт алгы сафларда барды. Алар - иң укымышлы, әзерлекле, тырыш кешеләр. Без хәзер үзгәрүчән заманда яшибез, ләкин укытучының абруе һәм җәмгыяттә роле үзгәрми. Киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам. Тагын кемгә таянырга була? Бары тик укытучыга гына, сездән башка булмый. Сайлаулар, җыелышлар һәм дәүләт тормышы өчен укытучы кирәк. Бездән соң нинди буын киләчәк? Безнең урынга алмаш табылырмы? Безне борчыган төп мәсьәләләрнең берсе шул. Укытучылар балаларыбызга белем биреп кенә калмый, тәрбия эшләре белән дә шөгыльләнә", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100