news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресе уздыра

Татарстан парламенты башлыгы хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очраша.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Алар “Татарстан Республикасы Конституциясе: егерме биш еллык тарих” темасына багышланган.

Бүген үз парламент дәресен Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да уздырды. Ул хокук фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасында катнашучылар һәм җиңүчеләр белән очраша.

Татарстан парламенты башлыгы белән очрашканчы мәктәп укучылары өчен республика Дәүләт Советы бинасы буйлап экскурсия оештырдылар. Укучылар музейда, парламент үзәгендә, утырышлар залында булды. Шул рәвешле кунаклар үз күзләре белән депутатлар канун проектлары буенча фикер алышкан, аларны кабул иткән урыннарны күрде.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашу башында бүгенге очрашуның әһәмиятен ассызыклады. Ул парламент дәресләрен үткәрү уңай роль уйный, дип билгеләп үтте. Мондый дәресләр барышында, Татарстан Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, депутатлар укучыларга, гади, аңлаешлы итеп, кеше хокуклары һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу өчен кирәкле ысуллар һәм алымнар, канунның тормышта нинди роль уйнаганы турында сөйли ала. Аның фикеренчә, парламент дәресләре укучыларда сәяси-хокукый мәдәният һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итә.

Республика Дәүләт Советы рәисе мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан командасы соңгы биш ел дәвамында Россия Федерациясе буенча хокукый олимпиадада лидерларның берсе булып торуын, алдынгылар өчлегенә керүен әйтте. "Бу – безнең өчен зур шатлык", – диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100