news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин парламент башлыклары медиарейтингында югарырак урынга күтәрелгән

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе рейтингта унөченче баскычтан алтынчыга күчкән.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган айда “Медиалогия” компаниясе әзерләгән Федерация субъектлары закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиде баскычка өскәрәк күтәрелгән.

Мөхәммәтшин октябрь аенда рейтингның унөченче баскычында булса, ноябрьдә ул алтынчы баскычка күчкән.

Рейтингта беренче урында Кырым Закон чыгару җыены рәисе Владимир Константинов тора.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot