news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин олы яшьтәге татарстанлыларны Өлкәннәр көне белән котлады

"Сез һәрвакыт кайгырту һәм игътибар үзәгендә булсын өчен барысын да эшләү - безнең уртак бурыч" - диелгән котлауда.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өлкән буын татарстанлыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.

"Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары! Кадерле татарстанлылар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Бу дата - сезгә ил, туган республика, һәрберебез өчен башкарган эшегезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез", - диелгән республика парламенты җитәкчесе котлавында.

"Сез күп сынауларны узгансыз. Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң шәһәрләрне һәм авылларны торгызу чоры, халык хуҗалыгы яңа объектларын төзү. Сез икмәк үстергәнсез, табигый байлыкларны үзләштергәнсез, сәнәгатьне күтәргәнсез, балалар тәрбияләгәнсез. Күпмилләтле Татарстанның һәм Россия Федерациясенең икътисад, фән, мәдәният, җәмәгатьчелек тормышын булдыру һәм үстерүдә сезнең өлешегез зур. Сезнең күбегез лаеклы ялга чыгып та актив тормыш алып бара, яшьләр белән белемнәрегезне һәм уникаль тәҗрибәгезне уртаклашасыз. Сезнең батырлыгыгыз һәм сабырлыгыгыз, рухи көчегез һәм гаделлеккә омтылуыгыз, бөтен көчне биреп эшләвегез, тормышны ярата белүегез соклануга лаек!", - дип  белдергән Фәрит Мөхәммәтшин.

"Бүген җәмгыять лаеклы алмаш үстергән һәм тәрбияләгән өлкән буын каршында үз җаваплылыгын тоя. Без өлкән кешеләргә көндәлек кайгырту йөге төшүен беләбез. Бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе - сезгә ярдәм күрсәтү ,соңгы елларда туган проблемалар кискенлеген киметү. Республика җитәкчелеге бу мәсьәләгә ныклы игътибар бирә. Социаль яклау һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. Ветераннар оешмасы челтәре үсеш ала, анда психологик ярдәм алырга, сәламәтлекне ныгытырга, көнкүреш мәшәкатьләреннән вакытлыча ял итү һәм аралашу мөмкинлеге тудырылган. Сез һәрвакыт кайгырту һәм игътибар үзәгендә булсын өчен барысын да эшләү - безнең уртак бурыч.

Хөрмәтле ветераннар! Өлкән буынны "гомер көзе" дип атыйлар. Сезнең "көзге" чорыгызда кояш җылысы һәм елмаюлар күп булсын. Сезгә озак еллар буе энергия юлдаш булсын, сезнең күңелегез элеккечә яшь бит!

Сезгә чын йөрәктән ныклы сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек телим!" - дип теләгән өлкән татарстанлыларга республика Дәүләт Советы Рәисе

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100