Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Октябрь революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады
"Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт", - диелә ТР Дәүләт Советы Рәисе мөрәҗәгатендә.
(Казан, 7 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Октябрь социалистик революциясе көне уңаеннан татарстанлыларны котлады. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Коммунизм идеаллары белән яшәгән чордагы бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр ерагайганнан-ерагая бара. Алар арасында 7 ноябрь – 1917 елгы Октябрь социалистик революциясе көне аерым урын алып тора.
Хәзерге фикер каршылыкларына карамастан, 17 елның октябре, гомумән алганда, дөньяви тарихка зур йогынты ясады, миллионлаган халыкның язмышын үзгәртте, яшь Советлар иле үсешенә көтелмәгән этәргеч бирде.
Бүген күп кенә ватандашларыбыз өчен 7 ноябрь, элеккечә, яшьлектәге идеалларга һәм киләчәктәге хыялларга бәйле бәйрәм булып кала.
Кадерле дуслар! Татарстан Республикасы – төрле милләт, дин һәм традиция кешеләре өчен уртак йорт. Безнең барыбызны да туган илгә мәхәббәт, тыныч һәм имин тормышта яшәү теләге берләштерә.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм туган Татарстаныбыз, Россия хакына барлык эшләрдә дә уңышлар телим!" - диелгән котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз