news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районында тузган автошиннарны юкка чыгару заводында булды

Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе үзәк хастаханәдә һәм мунча комплексында булды

  (Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районында булды, яңа һәм реконструкциядән соң ачылган производство һәм социаль инфраструктура объектларында, аерым алганда, тузган автошиннарны һәм резин эшләнмәләр калдыкларын юкка чыгару заводында, үзәк хастаханәдә һәм мунча комплексында булды.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат үзәк хастаханәсенең терапевтика бүлеге эше белән танышты. Биредә капиталь ремонттан соң Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палаталар әзерләнгән. Республика парламенты җитәкчесе ветераннар өчен иң яхшы шартлар булдыруның мөһим булуына игътибарны юнәлтте.

Биредә ветераннар өчен палата, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, “Безнең кадерле ветеран” социаль–гуманитар проекты кысаларында ачылды. Проектны гамәлгә кую өчен сәламәтлек саклау учреждениеләренең бюджеттан тыш, җирле бюджет акчалары, предприятие һәм учреждениеләр иганәчеләре ярдәме җәлеп ителә. Проектны гамәлгә кую өчен муниципаль берәмлекләрдә барлыгы 41 млн сумнан артык күләмдә акча каралган.

Кичә тагын бер мөһим социаль объект – мунча комплексы ачылды. Бу бинаны ремонтлау өчен 11 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Хәзер гомуми мәйданы 558 кв метр булган 21 урынлы мунча комплексы нурлатлылар файдаланылышына тапшырылды.

Район Советы сессиясен Нурлат районы башлыгы Равил Кузюров ачты. Тулаем территориаль продуктның 65 проценты формалашуда 9 нефть компаниясе зур өлеш кертә. Шул ук вакытта кече бизнес өлеше 11,1 процент тәшкил итә. “Әлбәттә, бу безнең район өчен җитәрлек түгел”, - дип билгеләп үтте Равил Кузюров.

Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук район 70 процент дотацион булып тора, дип ассызыклады. “Әгәр сез, бары тик авыл хуҗалыгы районы гына булсагыз, моны аңларга булыр иде, - диде ул. – Бары тик 11 процентны гына кече бизнес тәшкил итә, бу бик аз. Эшмәкәрлек рухын уятырга тырышу, кешеләргә үз эшләрен ачу кызыклы булсын өчен шартлар тудыру зарур”.

Республика парламенты җитәкчесе демографик вазгыять тискәре булуына, эшсезлек күрсәткечләре арту проблемаларына җитди игътибар кирәк, диде.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин, районда күп кенә мәсьәләләр уңышлы хәл ителә, дип ассызыклады. Аерым алганда, соңгы елларда Нурлат районы Татарстан муниципаль берәмлекләре рейтингында 3 позициягә күтәрелгән, тулаем территориаль продукт күләме 6 процентка арткан, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot