news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин нефтьчеләргә Татарстан Конституциясе турында лекция укыды

Татарстанлыларга, шул исәптән “Татнефть” хезмәткәрләренә, үз Конституцияң турында күбрәк белергә кирәк, дип билгеләп үтте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин нефтьчеләргә Татарстан Конституциясе турында лекция укыды
http://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нефтьчеләр алдында Татарстан Конституциясе турында “Татнефть” компаниясе штаб-фатирында лекция укыды. Очрашу Татарстан Төп канунының 25 еллыгы уңаеннан узды, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

“Конституция – республиканың төп хокукый документы, ул кешенең һәм гражданинның хокукларын яклый”, – дигән сүзләр белән чыгышын ачып җибәрде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе.

Ул Төп канунны кабул итүдә сәясәтчеләр, юристлар, җәмәгать эшлеклеләре эшләвен җиткерде. Канунның нәкъ менә беренче редакциясе бүгенге көнгә кадәр сакланучы фундаменталь принципларны үз эченә алган, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, халык хакимияте һәм суверенитет, кеше хокуклары һәм ирек өстенлеге, социаль гаделлек, икътисади эшчәнлек иреге һәм башкалар. Парламент башлыгы сүзләренчә, республика Конституциясе федераль үзәк белән багланышлар булдыруда ярдәм итә. Ә аның кайбер маддәләре Татарстан проектларына инвестицияләр җәлеп итәргә, республикадан читтә яшәүче татарларга ярдәм кулы сузарга мөмкинлек бирә.

“Татарстанлыларга, шул исәптән “Татнефть” хезмәткәрләренә, үз Конституцияң турында күбрәк белергә, тарихын һәм мәгънәсен аңларга, белемнәрне гамәлдә кулланырга кирәк, - дип шәрехләде парламент башлыгы. - Төп канунны популярлаштырырга кирәк һәм мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу өлкәдә безгә ярдәм күрсәтүенә шат”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100