news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль социаль тернәкләндерү үзәкләре төзергә тәкъдим итте

Татарстанда ел саен 7,7 мең инвалид, 7 мең 347 инвалид бала һәм 776 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тернәкләндерү курслары үтә.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль социаль тернәкләндерү үзәкләре төзергә тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин өйгә якын урнашкан муниципаль социаль тернәкләндерү үзәкләре төзергә тәкъдим итте. Ижевскида узган Идел буе федераль округы төбәкләре дәүләт хакимиятенең Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 54нче утырышында ул шулай дип әйтте. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чит илләрдә стационарда тернәкләндерү курсы үткән инвалидлар һәм урын өстендә ятучы авыруларның өйләренә киләләр. Социаль хезмәткәр пациент янына килә, аны карый, үзеңә үзең хезмәт күрсәтү нечкәлекләренә өйрәтә һәм психологик ярдәм күрсәтә. Кагыйдә буларак, әлеге үзәкләрне муниципалитетлар контрольдә тота, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук инвалидлар белән комплекслы эшләү буенча Татарстанда тупланган тәҗрибә белән дә уртаклашты. Аерым алганда, республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшләвен искәртте. Ел саен 7,7 мең инвалид, 7 мең 347 инвалид бала һәм 776 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала тернәкләндерү курслары үтә.

Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин бу өлкәдә кайбер проблемалар булуын да билгеләп үтте. Әйтик, медицина тернәкләндерүе буенча тарифларны чынлыкта сарыф ителгән чыгымнарга туры китерергә кирәк. Моннан тыш, мәгълүматлаштыру нигезендә ведомствоара хезмәттәшлек һәм контрольнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итү мөһим.

РФ Хөкүмәте адресына инвалидларны тернәкләндерү, реабилитацияләү һәм социализацияләү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр урын алган документ кабул итү фикер алышуның төп нәтиҗәсе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100