news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин митрополит Феофанны дәүләт ордены бирелү белән котлады

Бу дәүләт бүләге – җәмгыятьтә конфессияара тынычлык һәм милләтара килешүне ныгыту буенча күпкырлы эшчәнлегегезгә лаеклы бәя», – диелә котлауда.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанны «Ватан алдындагы хезмәте өчен» III нче дәрәҗә орденга лаек булуы белән котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ватан алдындагы хезмәте өчен» III нче дәрәҗә орден белән бүләкләнү уңаенан җылы һәм ихлас котлаулар кабул итегез! Бу югары дәүләт бүләге – сезнең җәмгыятьтә конфессияара тынычлык һәм милләтара килешүне ныгыту буенча күпкырлы эшчәнлеккә лаеклы бәя», – диелә Татарстан Дәүләт Советы рәисенең котлау хатында.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук митрополит Феофанга ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot