Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Митинглар турында законга үзгәрешләр җаваплылыкны арттыра
Гражданнарның митинглар, җыеннар, йөрешләр уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында законга үзгәрешләр кабул ителде.
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, митинглар турында законга үзгәрешләр кертү акцияне уңышлы уздыру җаваплылыгын арттыра.
Бүген парламентның унтугызычы утырышында «Татарстан Республикасында гражданрарның җыелышлар, мтинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы законының 3 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР закон проекты каралды.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, закон проекты бернине дә тыймый. «Гавами чара оештыру процессын тәртипкә сала һәм оештыручыларның акцияне уңышлы уздыру җаваплылыгын арттыра», — дип белдерде парламент рәисе. Ул моның федераль закон таләбе булуын да искәртте.
«Әгәр чарада 500 дән артык кеше катнашырга тели икән, андый зур колонна нинди чаралар, транспорт хисабына оештырылуын белергә кирәк. Монда бернинди куркыныч әйбер юк. Чараны оешкан төстә үткәрү өчен вакытында заявка тапшыру нормасы булды һәм булачак та. Акцияләр уздырганда медицина ярдәме һәм санитар хезмәт күрсәтү дә исәпкә алыначак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, гавами чара уздыру турында хәбәрдә санитар хезмәт күрсәтү ысуллары турында да белешмә күрсәтү кирәк. 500 дән артыграк кеше булса, гавами чара үткәрүгә акча җыю өчен банк счеты реквизитларын да күрсәтү кирәклеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз