Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Мирфатыйх Зәкиевкә мактау билгесе тапшырды
1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевнең парламентаризм үсешенә керткән өлеше билгеләп үтелде.
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик Мирфатыйх Зәкиевка "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырды. Бу минутларда ТР Дәүләт Советында "Республика Конституциясе - бүгенге Татарстанның уңышлы үсеш фундаменты" темасына түгәрәк өстәл утырышы бара.
"Парламент йөкләмәсен үтәп, 1980-1990 елларда ТАССР Югары Советы Рәисе, академик Мирфатыйх Зәкиевка Татарстан Дәүләт Советының "Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен" мактау билгесен тапшырырга телим", - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
Мирфатыйх Зәкиев - ТР Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторв, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
- Утырышта уникенче чакырылыш Югары Совет депутатлары, төрле чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары, галимнәр, сәясәт, фән эшлекләре катнаша. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясенең әһәмияте турында фикер алышалар. Әлеге вакытка Марат Галиев, Индус Таһиров, Шакир Яһүдин, Зилә Вәлиева чыгыш ясады.
- 1992 елда референдумда гражданнарның 61,4 проценты Татарстанның мөстәкыйльлеген арттыру курсын сайлый. Халыкның теләге Конституциянең беренче статьясында теркәлә. Конституция 7 кисәктән, 4 бүлекчәдән, 126 маддәдән тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз