news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Мирас» инструменталь ансамблен котлады

Ансамбль концертыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляция оештырган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Мирас» инструменталь ансамблен котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Һәр халыкның үз традициясе, үз көе, үз теле, гореф-гадәтләре – үзе бер байлык. Татарстан халыклары дуслыгы йортында халыкларның милли мәдәниятен саклау өчен бөтен шартлар тудырылган», – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклар дуслыгы йортының визит карточкасы булган «Мирас» инструменталь ансамблен 10 еллыгы белән котлап. Ул: “Республикабызда яшәүче халыклар – татармы, русмы, удмуртмы, чувашмы – алар барысы да Татарстан халыклары ассамблеясендә бөтенесе дус яшиләр һәм башка өлкәләргә үрнәк булып хезмәт итәләр”, – дип, артистларга иҗиди миссияләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.

Концертны Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповлар тамаша кылды.

Әлеге концерттан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы онлайн-трансляция оештырган иде.

Мәгълүмат өчен. «Miraс» инструменталь ансамбле 2007 елда Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин инициативасы белән төзелгән. Ансамбль җитәкчесе – Казан консерваториясе доценты, халыкара конкурслар лауреаты, танылган баянчы Рөстәм Рәхмәтуллин. Ансамбль музыкантлары – флейтачы Гөлнара Ярмиева, скрипкачы Лира Насыйбуллина, бас-гитарачы Руслан Сафин һәм бәрмә уен кораларында Максим Куприянов. Алар барысы да Казан консерваториясен тәмамлаучылар.

2013 елда «Miraс» ансамблен Татарстан халыклар дуслыгы йорты үз канаты астына ала һәм профессиональ коллектив аның визит карточкасына әверелә.

«Miraс»ның репетуары киң – татар, рус, чит ил классикасы, дөнья халыклары музыкасы, Идел буе халыкларының фольклор музыкасы.

Концертта Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, җырчы Рәфинә Ганиуллина катнашты. Концертны Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова алып барды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100