Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Минзәләдә балалар поликлиникасының яңа бинасын ачуда катнашты
Бина заманча җиһазлар, аерым алганда, УЗИ аппараты, күп каналлы электрокардиограф, сурдологик тикшеренүләр приборы белән җиһазландырылган.
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Минзәлә районына эш сәфәре барышында балалар поликлиникасының яңа бинасын һәм капиталь төзекләндерелгән «Ялкын» яшьләр үзәген ачуда катнашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Минзәләдәге яңа бинада балалар поликлиникасы Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтелгән социаль бурычларны үтәүнең күрсәткеч нәтиҗәләренең берсе булып тора. Мондый объектлар гражданнарның сәламәтлеге турында кайгыртуның арта баруын күрсәтә. Бу учреждениенең балалар сәламәтлеген саклауга хезмәт итәчәгенә ышанам, ә медицина персоналына биредә эшләү өчен яхшы шартлар тудырылган», – диде балалар поликлиникасын ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин.
Медицина учреждениесенең проект куәте сменага 60 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Бина заманча җиһазлар, аерым алганда, УЗИ аппараты, күп каналлы электрокардиограф, сурдологик тикшеренүләр приборы белән җиһазландырылган.
Парламент башлыгы шулай ук капиталь ремонттан соң ачылган күп профильле «Ялкын» яшьләр үзәгендә булды. Ул үзәкнең кабинетларын һәм залларын карады, яшьләр белән аралашты.
Район мәдәният йорты фойесында Фәрит Мөхәммәтшинны татар, рус, мари, чуваш һәм әрмән җәмгыятьләре иҗат төркемнәре каршы алды. Дәүләт Советы Рәисе Минзәлә районында, республиканың барлык почмакларындагы кебек үк, милли мәдәниятне үстерү, туган телне, халык традицияләрен, киемнәрен һәм кухнясын өйрәнү өчен шартлар тудырылуына ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз