Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды
Татарстан парламенты рәисе Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеме белән тыгыз бәйләнгәнен ассызыклады.
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдыруын билгеләп узды.
«Минтимер Шәймиев Татарстанда заманча сәясәт мәктәбен булдырды һәм катлаулы чорда барлык дәрәҗәдәге хакимият, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен шул мәктәпнең иң абруйлы беренче укытучысы булды», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин үзе дә Шәймиевне остазы итеп күргәнен әйтте. «Яшермим, мин әлегә кадәр күп нәрсәне аңларга һәм кемнедер күндерергә, инандырырга, дөрес карарлар кабул итәргә аннан өйрәнәм. „Дәлилләрең булмаса, беркайчан да кешеләр янына чыкма, ә аргументларың бар икән, алар тимер кебек ныклы булырга тиеш“, — дигән сүзләре гомергә истә калган», — ди ул.
Парламент рәисе күп еллар дәвамында Минтимер Шәймиев белән эшләгәнен искәртте. «Бу вакыт эчендә бик күп гаҗәеп вакыйгалар, бәхәсләр, фикер алышулар булып узды, принципиаль сәяси карарлар кабул ителде. Әлбәттә, алар барысы да Минтимер Шәймиев тарафыннан республикабыз мәнфәгатен кайгыртып эшләнде», — диде.
«Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул хокукый һәм демократик тәртип нигезендә, республиканың киләчәген төзү идеясе тирәсендә халыкны берләштерүгә иреште ул. Моның өчен никадәр зирәк акыл, җаваплылык һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булуын без хәзер генә аңлыйбыз», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиев тарафыннан формалаштырылган «Татарстан моделе» хәзергә кадәр күп кенә илләрнең сәясәтчеләре игътибарын җәлеп итә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, сәясәтче буларак Минтимер Шәриповичның уникаль үзенчәлеге — эшлеклелек һәм конструктивлык, төрле-төрле, еш кына капма-каршы фикерләрне килештерә белүе.
Минтимер Шәймиев 20 гыйнварда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз