news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин: "Милли компонент – сәяси мәсьәлә түгел"
Депутатлар белем бирү стандартына милли компонентны кире кайтару белән бәйле закон чыгару инициативасы белән чыгачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Римма Гатина). Бүген Казанда өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында катнашучы депутатлар "Мәгариф турында" РФ Законына һәм "Югары һәм югары уку йортыннан соңгы һөнәри белем турында" Федераль законның 5 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проектын РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына кертү буенча ТР Дәүләт Советы закон чыгару инициативасы белән чыгачак.
Әлеге закон инициативасы белем бирү стандартына милли компонентны кире кайтару белән бәйле. Билгеле булганча, "Мәгариф турында"гы РФ Законына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, бердәм белем бирү стандарты барлыкка килгән иде.
Бүген ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу нисбәттән үз фикерләрен белдерде. Аның сүзләренә караганда, закон инициативасын РФ Дәүләт Думасына юллаганчы, шактый гына әзерлек эшләре алып барылган.
"Мин Казанга халыкара семинарда катнашу өчен килгән РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән күрешеп, закон инициативасы текстын аның белән бергәләп карадык. Ул безнең белән килеште. Җиңел булмас, әмма бу мәсәлә буенча чыкмыйча хәлебез юк", - дип белдерде спикер.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән дә сөйләшүләр алып барылган. Оренбургта Идел буе федераль округындагы закон чыгару органнары җитәкчеләре җыенында спикер бу мәсәләне көн тәртибенә махсус чыгарган. Нәтиҗәдә "милли республикалар әлеге мәсәлә буенча борчылу белдерә. Тататарстанның бу закон инициативасын хуплап чыгарга" дигән карар кабул ителгән.
Спикер белдергәнчә¸ республикада ике дәүләт теле гамәлдә. Телләр турындагы закон нигезендә шактый эш башкарылган: методик материаллар, дәреслекләр чыккан. "Уку-укыту алып барыла. Кадрлар әзерләнә. Моны туктатып булмый". – диде Ф.Мөхәммәтшин. Ул милли телләрне укытуның тулы бер система булуын әйтте.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук әлеге мәсәләнең сәяси булмавын билгеләп үтте. "Без актив рәвештә эш алып барырга уйлыйбыз. Бу мәсәләне Президент та аңлый, Александр Коновалов та уңай шартлар тудырырга вәгъдә бирде", - диде спикер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot