news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Миңлебай газ эшкәртү заводы коллективын юбилее белән котлады

Завод 60 елда 90 миллиард кубометрдан артык газ эшкәрткән

 (Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 16 декабрь көнне Әлмәтнең “Нефтьче” мәдәният сараенда “Татнефть” гавами акционерлык җәмгыяте Миңлебай газ эшкәртү заводының 60 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы булды. Газ эшкәртүчеләрне республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Эшләү елларында 90 миллиард кубометрдан артык газ эшкәртелгән, “Казаньоргсинтез”, “Нижнекамскнефтехим”, Менделеевск химия заводы кебек эре һәм башка бик күп предприятиеләрнең ихтыяҗлары канәгатьләндерелгән. Заманча җитештерү технологияләрен “Татнефть” ярдәмендә камилләштереп, предприятие нефть газын эшкәртү тирәнлеген 95 процентка җиткерде. Заводның социаль программаларны тормышка ашыруда, республиканың көньяк-көнчыгышында экологик куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл итүдә өлеше гаять зур”, - диде Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың дәүләт бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot