news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Җәмгыять «Державин укулары» кебек форумнар белән кызыксына

Татарстан парламенты җитәкчесе Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Җәмгыять «Державин укулары» кебек форумнар белән кызыксына
Рамиль Гали

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә һәм, аерым алганда, Татарстанда «Державин укулары» кебек форумнарны үткәрүдә министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук җәмгыять кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КФУда узган «Державин укулары» XV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә сөйләде.

Республика парламенты сүзләренчә, конференция Татарстанда бишенче тапкыр уза. «Державин укулары - зур фәнни форум, анда күренекле галимнәр, Россия һәм кайбер чит илләрдән дәүләт хакимияте органнары вәкилләре җыела. Конференциянең 15 ел эшләү чорында аның чараларында 3 меңнән артык фәнни-педагогик хезмәткәр, аспирант, практика узучы юристлар, Россия югары уку йортлары студентлары һәм башкалар катнашты», – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, «Татарстанның күп бәхәсле мәсьәләләре буенча үз карашы һәм тәҗрибәсе бар».

«Державин укуларында каралган һәм кабул ителгән резолюцияләр норматив-хокукый актларны камилләштерүгә ярдәм итте. Әлеге конструктив эш нәтиҗәләре якын киләчәктә яңа фәнни хезмәтләрдә генә тормышка ашырылып калмыйча, илебез хокукы һәм юриспруденция бурычларын хәл итүдә дә ярдәм итәчәк дип ышанам. Гавриил Державин сүзләренчә, яхшы законнар күңелдәге ялгышлыкны төзәтә ала», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • 17-19 октябрьдә Казан федераль университеты мәйданчыгында «Державин укулары» XV халыкара фәнни – гамәли конференциясе уза. Быел Казан форумда рекордлы санда катнашучыларны – бөтен Россиядән һәм чит илләрдән меңнән артык студент кабул итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100