news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Медиалогия»нең топ 10 рейтингына кергән

Татарстан парламенты башлыгы бер ай эчендә рейтингта 17 пунктка күтәрелеп, алтынчы позицияне яулый.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ноябрь ае йомгаклары нәтиҗәсендә «Медиалогия» компаниясе версиясе буенча Россия төбәкләре закон чыгару органнары башлыклары топ-10 медиарейтингына кергән.

Рейтингта 3518 дән артык медиаиндекс белән беренче урында - Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Алексей Шапошников. Чечен Республикасы Парламенты рәисе Магомед Даудов 2484 медиаиндекс белән рейтингта икенче баскычны яулый. Өченчедә – Мәскәү өлкәсе Думасы башлыгы Игорь Брынцалов, ул 1621индекс белән.

Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы1387, рейтинг таблицасында Татарстан парламенты башлыгы октябрь ае белән чагыштырганда 17 позициягә күтәрелгән.

«Медиалогия» компаниясе сайтында хәбәр ителгәнчә, рейтинг «Медиалогия» системасының гаммәви матбугат чаралары базасы нигезендә төзелгән.

Анда 35,9 мең чыганак кергән. Биредә телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет- ГМЧ бар. Тикшеренү вакыты – 2016 елның ноябрь ае.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100