news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Мамадыш инициативалы эше һәм зур уңышлары белән гаҗәпләндерә

Парламент башлыгы Мамадышта стадион-ипподром ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин: Мамадыш инициативалы эше һәм зур уңышлары белән гаҗәпләндерә
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мамадышта булды. Биредә парламент башлыгы стадион-ипподром ачу тантанасында катнашты һәм район активы белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Стадион-ипподромда ремонт эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында кечкенә калалар һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесенең грант акчаларына башкарылган.

Объектны ачу тантанасында Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районының инициативалы эше һәм барлык өлкәләрдә дә диярлек зур уңышлары белән әледән-әле гаҗәпкә калдыруын әйтте. Район башлыгы җитәкчелегендәге инициативалы һәм креатив команда күп кенә федераль һәм республика программаларында, бәйгеләрендә катнаша, аларның нәтиҗәләре, барыннан да элек, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

«Бу – чираттагы чара гына түгел, ә чын мәгънәсендә тарихи һәм истәлекле вакыйга, - дип искәртте ул. - Бу көннәрдә республика җитәкчелеге, ТР Хөкүмәте әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, урып-җыю кампаниясе, илкүләм проектлар һәм республика программаларының гамәлгә ашырылуы белән танышу өчен Татарстан район-шәһәрләренә сәфәр кыла. Мамадыш җирендә хезмәт сөючән күпмилләтле халык яши».

Тантана ахырында дәүләт бүләкләре һәм «ТАССР оешуның 100 еллыгы» истәлек билгеләре тапшырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук чаңгы базасында булып, җәйге биатлон ярышларына старт бирде. Әлеге база 2019 елның декабрендә ачылган иде.

Парламент башлыгы биредә ел саен уза торган яңа гына өйләнешүчеләр парадында катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде. Быел районда 105 никах теркәлгән. Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районының яшь гаиләләре уставын расларга кушты.

Үз сәфәренең ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш халкын Татарстан Президенты, муниципаль депутатлар, шулай ук ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатларын өстәмә сайлауларда актив һәм объектив булырга чакырды.

«Сайлаулар ачык һәм гадел узарга тиеш. Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның абсолют күпчелегенә таяначак кешене Татарстан Президенты итеп сайларга кирәк. Барлык кыенлыкларга да карамастан, республикабызның үсешкә йөз тотуын күреп торасыз. Киләчәктә дә шулай булырга тиеш», - диде парламент башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100