Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә яңартылган "ТНВ" студиясендә булды
Ул шулай ук журналистларның РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясенә бәйле сорауларына да җавап бирде
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Төрле милләтләрнең дус яшәве - Россия дәүләт иминлеге нигезе. Бу хакта Мәскәүдә "ТНВ" каналына биргән интервьюда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
ТР Дәүләт Советы спикеры ике көн дәвамында эш сәфәре белән федераль башкалада булды, анда Федерация Советында очрашулар үткәрде. Шулай ук Ф.Мөхәммәтшин "ТНВ" каналының яңартылган студиясендә һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиллегендә дә булды.
Искәртеп узабыз: октябрь уртасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та "ТНВ" каналының яңартылган студиясендә булган иде.
Фәрит Мөхәммәтшин журалистларны өй туе белән котлады, "ТНВ" филиалы директоры һәм "Татмедиа" вәкиле Динә Газалиевага истәлекле бүләк тапшырды. Бина белән танышып чыкканнан соң, Татарстан парламенты спикеры республика журналистларын яхшы эш шартлары белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм Мәскәүдәге "ТНВ" студиясендә кунакта еш булырга ышандырды. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясенә бәйле сорауларына да җавап бирде. ТР Дәүләт Советы спикеры фикеренчә, Татарстан Республикасы территориясендә төрле милләтләрнең дус яшәве тәҗрибәсе бик әһәмиятле һәм аны өйрәнергә кирәк. Шулай ук, Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, иҗтимагый оешмаларның роле үсәргә тиеш. Аерым алганда, Россия халыклары ассамблеясының.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз