news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Ваһапов фестивале тамашачысын сәламләде

"Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Мәскәүнең Колонналы залы сәхнәсеннән.

Казан, 27 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концертын оештыручыларны сәламләргә Мәскәүнең Союзлар йорты колонналы залына ТР Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.

"Ваһапов фестиваленең Мәскәү үзәгендәге шушы зур залда алтынчы тапкыр уздырылуы. Мин халкыбыз җырлары традицияләрен саклаучыларга рәхмәтләремне җиткерәм", - диде ул концерт башланыр алдыннан журналистларга.

Сәхнәдән ул тамашачыга Татартстан сәламнәрен җиткерде. "Татар булмаган җир юк. Татарларны җыр берләштерә. Заллар тулы булганда безгә бернәрсә дә куркыныч түгел", - диде ул Колонналы зал сәхнәсеннән.

Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышланган концертны халыкара татар җыры фестивале конкурсының гран-при иясе Ранис Габбазов башлап җибәрде. 

Зөһрә Сәхәбиева, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Раяз Фасыйхов, Илһам Вәлиев һәм башкалар Рәшит Ваһапов репертуарыннан җырларны "Казан нуры" оркестрына кушылып башкара. Тамашачыга Ренат Ибраһимов, Динә Гарипова чыгышлары да вәгъдә ителгән.

Колонналы залда 1200 урын исәпләнә, Гала-концерт тулы залда бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100