news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә шәһәр территорияләрен яхшырту буенча утырышта катнашты

Шәһәр территорияләрен һәм иҗтимагый тирәлекне үстерү Советының беренче утырышы узды.

(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Бүген ТР Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган Дәүләт Думасы рәисе каршындагы Шәһәр территорияләрен һәм иҗтимагый тирәлекне үстерү Советының утырышында катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күптән түгел генә Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның боерыгы белән булдырылган Советның беренче утырышында эшчәнлек юнәлешләре һәм эш тәртибе билгеләнде.

"Заманча гражданнарга үз йортында гына түгел, урамда, ишегалдында да уңайлылык мөһим. Безгә дә шәһәрне имин, уңайлы, заманча итү турында уйларга кирәк", – дип белдерде утырышта Вячеслав Володин.

"Шәһәр территорияләрен һәм иҗтимагый тирәлекне үстерү буенча Совет шәһәр планировкасы мәсьәләләре, архитектура, тирә-юньдә уңайлы шартлар тудыру, мәдәни мирасны саклау, шул исәптән алдынгы илкүләм проектларны гамәлгә кую һәм шәһәрләрне үстерү юнәлешендәге башка мәсьәләләргә кагылышлы законнарны тикшерү һәм дөрес карарлар кабул итү өчен оештырылган" , - диделәр Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot