news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты

Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан - ватандашлар белән системалы эш алып бару буенча Россиянең иң актив субъектларының берсе.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан - ватандашлар белән системалы эш алып бару буенча Россиянең иң актив субъектларының берсе.

  • 2010 елда республикада Татарстан Президенты каршында ватандашлар эшләре буенча Кординацион совет оештырылды.

“Без тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли торган Россия Хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз элемтәдә“, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Интеллектуаль һәм иҗади сәләткә ия яшьләргә аерым игътибар бирәбез”, - диде ул. Шулай ук парламент җитәкчесе ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте.

Татарстан хакимияте ватандашлар белән эшләүнең аерым формаларын эзли, аларның берсе - татар милли бәйрәме Сабан туен үткәрү. Быел Сабантуй Россиянең 54 субъектында һәм 28 дәүләттә узды. “Без башка дәүләтләргә сәфәр вакытында ватандашлар белән дә аралашабыз", — диде Мөхәмәтшин.

Ул федераль хөкүмәт, Россия тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия хезмәттәшлеге оешмасына Татарстан инициативаларын хуплаган өчен рәхмәт әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100