news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ Федераль Җыены Федерация Советы утырышында катнашты

Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко, лидер-төбәк буларак, Татарстанның фикере исәпкә алыначак дип ышандырды

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советының 364нче утырышында Федераль Җыенның югары палатасы рәисе Валентина Матвиенко "2014 елда Россия законнары торышы турындагы хисап"ның төп тезисларын игълан итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин да закон чыгару мониторингы нәтиҗәләренең аерым аспектлары буенча үз фикерләрен  җиткерде, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, хисапны әзерләгән вакытта Федерация Советы, Закон чыгаручылар советы һәм Дәүләт Думасының уртак тырышлыгы белән документ тулы, объектив һәм перспективалы килеп чыккан. ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп узганча, парламентарийлар законнарны  очраклы планлаштырудан акрынлап Россия төбәкләре тормышының барлык өлкәләрен җайга салуның фәнни-нигезле, концептуаль алымына күчәләр, шул рәвешле, закон чыгару процессының яңа, күпкә системалырак фазасына күчүен билгелиләр, бу тулысынча илнең субъектларына да кагыла.

Россиядә закон чыгару процесының үсеш тенденцияләре арасында Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда төбәк хокукый җайга салу киңлегенең кысрыклануын аерып күрсәтте. "Федераль закон чыгаручы Россия Федерациясе субъектлары вәкаләтләренә тыкшынып, законнар чыгаруын дәвам итә һәм бу төбәкләрдә аңлашылмаучанлыкларга китерә, эшнең тәртибен бетерә", - дип билгеләп үтте ул.

ТР парламенты башлыгы закон чыгару инициативаларының федераль парламент аша үтүенә карата да үз фикерен җиткерде. "Бүгенге социаль-икътисади шартларда, тиз арада карарлар кабул итәргә кирәк вакытта, күп кенә проблемалар теге яки бу закон чыгару инициативасына карата реакцияне көтеп, "батып калырга" да мөмкин, шул ук вакытта төбәкләрдә яшәүчеләрдә тискәре караш тудыра", - диде ул чыгышында. ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бу проблеманы "кысалы" законнар хәл итә алыр иде.

Чыгышының ахырында Фәрит Мөхәммәтшин федераль законнарның еш үзгәртелеп торуына карата борчылу белдерде, бу бигрәк тә сайлау турындагы законнарга кагыла. Ул искәртеп узганча, агымдагы елның май аенда Татарстан Дәүләт Советы бу уңайдан Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкинга тиешле мөрәҗәгать тә юллаган булган.

Федерация Советы җитәкчесе Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинга чыгышы өчен рәхмәт белдерде һәм, лидер-төбәк буларак, Татарстанның фикере исәпкә алыначак, дип ышандырды.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100