Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясенең Югары һәм Генераль советы утырышында катнашты
Партия рәисе Дмитрий Медведев эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм 2015 елга партия әгъзалары һәм тарафдарлары өчен өстенлекләрне билгеләде
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” БСП ТТБ Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясенең Югары һәм Генераль советы утырышында катнашты. Чараны партия рәисе, РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәрде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .
Партия рәисе Дмитрий Медведев эшчәнлеккә нәтиҗә ясады һәм 2015 елга партия әгъзалары һәм тарафдарлары өчен өстенлекләрне билгеләде. Көн үзәгенә киләсе елда булачак сайлауларга әзерлек мәсьәләсе куелган иде. РФ Премьер-министры партиянең киләсе съездында РФ Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен якынча тавыш бирү процедурасы буенча карар кабул итәргә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, съездда сайлау алды программасы үтәлеше мәсьәләсе буенча фикер алышырга кирәк булачак.
Дмитрий Медведев, “Бердәм Россия” идарә итүче партия буларак үз статусын саклау өчен көрәшергә тиеш, дип белдерде. “Безнең партияне сәяси көндәшләр ирония белән, ә, ешрак, көнләшеп, “хакимият партиясе” дип атыйлар. Бу термин миңа бер дә ошамый, ул уңышсыз, мәгънәсез. Без идарә итүче партия - бу термин дөрес һәм урынлы. Без хакимиятне контрольда тотучы партия, хакимият янындагы партия”, - диде РФ Премьер-министры.
Шулай ук бүген “Бердәм Россия” БСП төбәк бүлекләре секретарьлары белән киңәшмә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз