news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мәктәптә укуга мөнәсәбәт кешенең киләчәк тормышын билгели”

Ф.Мөхәммәтшин Казан университеты каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейда булды һәм яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада катнашты

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 1 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан университеты каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейда булды һәм яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкада катнашты.

Линейка башланганчы, республика парламенты җитәкчесе, Казан университеты ректоры Илшат Гафуров һәм лицей мөдире Елена Скобельцына белән берлектә, гаять бай тарихка ия булган уку йортының кабинетлары һәм музее белән танышып чыкты. Кыска вакытлы экскурсия барышында Фәрит Мөхәммәтшин уку-укыту шартлары, укыту-тәрбия процессында кулланыла торган яңа технологияләр һәм методикалар, бердәм имтиханнар нәтиҗәләре белән кызыксынды. Мәктәп җитәкчелеге биргән мәгълүмат буенча, 460 укучы укый торган лицей респубиканың биш иң яхшы уку йорты рәтенә керә, быел кабул итү конкурсында 1 урынга 5,5 кеше дәгъва кылган.

Тантаналы линейкада укытучылар, укучылар һәм ата-аналар каршында чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин, Н.Лобачевский исемендәге лицей кебек инновацияле уку йортлары республиканың горурлыгы саналырга хаклы, дип белдерде. “Сез бәхетле, кадерле укучылар, - диде ул. Казан университеты канаты астындагы бу данлыклы мәктәптә алган белемнәрегез, һичшиксез, сезнең киләчәктәге тормышыгызны ышанычлы итәчәк. Бу байлык шәхес буларак та, карьера үсешендә дә нигезегез булачак”.

Линейка тәмамлангач, журналистлар белән очрашып, Фәрит Мөхәммәтшин республиканың мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеген югары бәяләве белән уртаклашты. “Әзерлек бик яхшы, - диде ул. Яңа уку елына 7 яңа мәктәп ачтык. Быел 40 мең бала беренче сыйныфка керде. Ә барлыгы мәктәпләрдә 375 мең бала, ВУЗларда 180 мең студент укыячак”.


Парламент башлыгы мәгариф системасы алдында торган заманча таләпләр турында сөйләп алды. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, компьютерлаштыру, яңа инновацияләр кертелү уку-укыту процессында катнашкан барлык якларның дәрәҗәсе югары булуны сорый. “Шул ук вакытта Татарстан җитәкчелеге “мәктәп – ВУЗ – предприятие” чылбырының өзелмәс ныклыгына аерым әһәмият бирәчәк, - дип билгеләп үтте ул. – Күп кенә эре сәнәгать предприятиеләре, мисал өчен – Татнефть, бу юнәлештә бик уңышлы эшлиләр”.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

(Фотосурәт  kpfu.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100