Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпләрдә ата-аналар җыелышын ешрак уздырырга тәкъдим итте
Үзенең чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе мәктәп укучылары өчен репетитор яллауга каршы булуын да әйтте.
(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Ата-аналар җыелышын еш уздырырга кирәк, чөнки бу - мәгариф системасында иң көчле тәрбия чараларының берсе. Бүген бу фикерне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарих, хокук һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашуда әйтте.
“Хәзер мәктәпләрдә ата-аналар җыелышы бик сирәк уза, моны дөрес түгел, дип саныйм. Элек мондый җыелышлар мәктәпнең аерылгысыз өлеше иде. Һәрвакыт сыйныф җитәкчесе укучы хакында тулы анализ бирә, аның тәртибе һәм укуы турында сөйли иде. Заманында без әтинең җыелыштан кайтканын куркып көтеп ала идек, тик шулай да укытучының безгә нинди бәя биргәнлеген беләсе килде. Ул сине үсендерергә дә, тырышып укырга өндәргә дә мөмкин иде.
Ата-аналар җыелышы - мәгариф системасында иң көчле тәрбия чараларының берсе. Без бу юнәлештә эшләргә тиеш. Хәзер бөтен нәрсә интернетта күренә, шуңа күрә ата-аналар белән очрашмасак та була, дип санамагыз. Бу дөрес түгел, сыйныф җитәкчесе һәрвакыт укучы һәм аның якыннары белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Телефоннан түгел, ә очрашып һәм күзгә-күз карашып сөйләшергә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга.
Үзенең чыгышында ТР Дәүләт Советы Рәисе мәктәп укучылары өчен репетитор яллауга каршы булуын да әйтте. “Заманага ияреп, ата-аналар баласы өчен репетитор яллау яклы. Укучы ныклы белемне мәктәптә ала икән, аңа бернинди дә репетитор һәм өстәмә дәрес алулар кирәк булмаячак. Ләкин кайбер укытучылар “Мин дәрес планы буенча укыттым, калганына өлгерә алмыйм, иң яхшысы - репетитор белән шөгыльләнү” – диләр. Аларны яллау өчен шактый акча кирәк. Дөрес хәл түгел, бу - минем фикер”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз