news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучыларын әзерләүгә җитди игътибар кирәклеген искәртте

"Укучылар белән эшләүче кешеләрне - педагогларны без ничек әзерлибез?" - Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шундый сорау куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укытучыларын әзерләүгә җитди игътибар кирәклеген искәртте
архив

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган EDU Russia «Россия мәгарифе» форумында мәктәп укытучыларын әзерләү мәсьәләсен күтәрде.

«Мөһим сорау туа: гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән эшләүче кешеләрне - педагогларны без ничек әзерлибез? Бүгенге заман укытучыларны яңадан әзерләү мәсьәләсенә бик җитди карауны таләп итә», - диде Татарстан Парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, гомуми белем бирү мәктәбе һәрьяклап көндәшлеккә сәләтле чыгарылыш сыйныф укучылары әзерләргә тиеш. Шул ук вакытта, ул укучыларны БДИга әзерләү мәсьәләсенә игътибар юнәлтте.

«Тулаем алганда, БДИ – яхшы әйбер. Әмма мин коллективларның икегә аерылуын да тойдым. Әйтик, бөтен игътибар математика яки физикага бирелә, ә астрономия, хезмәт һәм башка фәннәргә игътибар азрак. Укучы да бик тиз ориентлаша. Ул БДИ тапшыра торган ике-өч предметны гына яхшылап үзләштерә, ә калганнарыннан «3»легә дә риза», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Укытучылар да нәрсәнедер аңлап бетерми, чөнки барысы өчен дә үз фәне мөһим. Әлеге мәсьәләне хәл итү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын төрле яклап әзерләү юнәлешендә җитди уйланырга кирәк. Без милли телне укыту күләмен киметеп, рус һәм татар теле укытучылары арасында ызгыш китереп чыгара алмыйбыз. Бу мәсьәләләрне хәл итү юлларын табарга кирәк», - дип өстәде ул.

Россия Мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко искәрткәнчә, БДИ темасы халыкны әле дә борчый. «Бер яктан, БДИ процедурасын камилләштерергә кирәк. Икенче яктан, мәктәптә белем бирү процессы «Барысы да фронт өчен! Барысы да БДИ өчен!» принцибына корылмаска тиеш. Шунлыктан кайбер моментларны җентекләп уйлау зарур», - диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100