news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәхмүт Гәрәев белән хушлашу чарасында катнашты

Армия генералын Мытищи шәһәрендә Федераль хәрби мемориаль зиратта җирләделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәхмүт Гәрәев белән хушлашу чарасында катнашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Гәрәев белән хушлашу чарасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнашты. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хушлашу чарасында Россия оборона министры Сергей Шойгу Мәхмүт Гәрәевнең Россия армиясенең тормышында, формалашуында һәм үсешендә тирән эз калдыруын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин Мәхмүт Гәрәевның туганнарына һәм якыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

«Мәхмүт Гәрәев — татар халкының күренекле улы. Аның белән бергә соңгы сулышына кадәр үз Ватанына хезмәт иткән кешеләрнең тулы бер чоры китә. Яшь чакта ант итеп, Мәхмүт Гәрәев 96 яшькә кадәр үзенә алынган йөкләмәләргә җаваплы карады, намуслы һәм дәрәҗәле кеше иде», — диде Татарстан парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, легендар генерал республика белән даими элемтәдә торган.

«Без соңгы көнгә кадәр тарихи гаделлекне торгызу һәм Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгын фальсификацияләү турында аңлату эшен алып барган Мәхмүт Әхмәт улына рәхмәтле. Аның тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар шагыйре Муса Җәлилнең хыянәте турындагы ялган фаш ителде һәм аның батырлыгы документаль яктан расланды, шуның белән геройның яхшы исеме кайтарылды», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Хәрби җитәкче турындагы истәлек озак еллар дәвамында сакланачак, дип ышандырды Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100