news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин: “Җәмәгатьчелек белән элемтә” буенча белгечләр республикага кирәк”
Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Социаль технологияләр институтында “Җәмәгатьчелек белән элемтә” белгечлеге буенча диплом эшләрен яклау башланды
Скопировать ссылку
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Социаль технологияләр институтында “Җәмәгатьчелек белән элемтә” белгечлеге буенча диплом эшләрен яклау башланып китте. Яклауда ТР Дәүләт Советы рәисе, студентларның квалификация эшләрен кабул итү буенча дәүләт аттестация комиссиясен җитәкләүче Фәрит Мөхәммәтшин, КДТУ ректоры Юрий Гортышев катнашты. Спикер Ф.Мөхәммәтшин өчен быелгы яклау – тугызынчысы.
Казан дәүләт техник университеты җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгечләрне әзерләү белән 1995 елдан бирле шөгыльләнә. Башта – гуманитар факультет кысаларында, 2009 елның 21 апреленнән – КДТУның Социаль технологияләр институтында.
Ахыргы өч елда гына “Җәмәгатьчелек белән элемтә” буенча югары квалификацияле 250 белгеч әзерләп чыгарылган. Алар республика һәм илебезнең сәнәгать предприятиеләрендә, дәүләт һәм коммерция структураларында эшли.
Быел Социаль технологияләр институты “Җәмәгатьчелек белән элемтә” буенча югары квалификацияле 119 белгеч әзерләп чыгара. Аерым алганда, аларның диплом эшләре арасында халыкара өлкәдә, предприятиенең коммуникатив стратегиясен формалаштыруда, җәмгыять экологиясе нигезе буларак – гаиләне саклау һәм үстерүдә, туристик бизнеста, спортта һәм башка өлкәләрдә - җәмәгатьчелек белән элемтәгә кагылышлылары бар. Бигрәк тә кризис чорында PR темасына тикшеренүләр актуаль булып тора. Яклауга чыгарылган проектларны бүгеннән тормышка ашырырга мөмкин, аларның бер өлеше студентларның дипломалды практикасы вакытында өлешчә гамәлгә кертелә башлаган инде.
Мәсәлән, студентлар тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы ТР Милли музей, ТР Сынлы сәнгать музее өчен проектлар, шулай ук дәүләт органнарындагы җәмәгатьчелек белән элемтә хезмәтләрен үзгәртеп кору буенча тәкъдимнәр эшләнгән.
Бүген Татарстан парламенты башлыгы Алинә Галәветдинованың 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада уздыру уңаеннан – иҗтимагый башлангычларда эшли торган яшьләрнең Евроклуб оештыруга һәм Наталья Паранинаның коммерция оешмаларның абруен күтәрүдә интернет сайтларның роленә багышланган диплом эшләре белән танышты.
Фәрит Мөхәммәтшин, студентлар алдында чыгыш ясап, ул Социаль технологияләр институтын тәмамлаучыларга җәмгыять тарафыннан ихтыяҗ барлыгын билгеләп үтте. “Тәкъдим ителгән эшләрнең күбесе кызыксыну тудыра, аларның темалары – көнүзәк. Мондый белгечләр республикага кирәк”, - дип, ул 2013 елда узачак Универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрү вакытында җәмәгатьчелек белән элемтә белгечләренә аеруча зур ихтыяҗ булачагын әйтте.
ТР парламент башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында: “Ел саен вакыт табып, шушы уку йортын тәмамлаучы яшьләрнең диплом эшләре белән танышып, бер фикергә киләм. Елдан-ел яшьләребез диплом эшләре өчен яңача фикерләп тормышка ашыра торган темаларны сайлап ала”, - дип белдерде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, элегрәк яшьләр нефть һәм химия компанияләрендә – җәмәгатьчелек белән элемтәгә кагылышлы темаларны сайлап алса, хәзер исә алар Универсиада уздыру, республика имиджы белән бәйле мәсьәләләргә өстенлек бирә. “Мондый эшкәртмәләр бик кызыклы һәм гамәлгә ашырылырга хокуклы дип уйлыйм. Моннан ике ел элек бер студент кыз ни өчен безнең Универсиаданы үткәрү хокукын яулап ала алмауның сәбәпләрен ачыклаган диплом эшен яклады. Ул безнең халыкара аренада һәм Россия, республика эчендә пиар белән сүппән шөгыльләнүебезне, Универсиада уздыруның файдасы турындагы хәбәрнең бөтен кешегә дә барып җитмәвен ачыклаган”, - диде Ф.Мөхәммәтшин. Бу студент кыз сәбәпләрне ачыклап кына калмыйча, ТР Хөкүмәтенә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына үзенең эшлекле тәкъдимнәрен дә җиткергән.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бүген диплом яклаган яшьләрнең үзләрен ышанычлы тота, дәлилле итеп сөйли белүен һәм берничә чит телдә аралашуын исәпкә алганда, аларны әзерлекле белгечләр дип әйтергә була. “Бу институтның профессорлар-укытучылар составы һәм аның студентлары хезмәте хөрмәт хисләре генә уята”, - диде спикер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot