news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать туклануы урыннарында алкоголь сатуны тыйган закон проектын хуплый

Закон рәсми төстә эшләүче һәм лицензиясе булган рестораннар, кафелар эшчәнлегенә кагылмаячак, әмма аларга да чикләүләр кертеләчәк

(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “рюмочная”лар эшчәнлеген тыю турындагы законны кабул итәргә ниятли. Билгеле булганча, әлеге документ Татарстан парламентына карауга 1 нче ноябрьдә кертелгән булган. Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күп фатирлы торак йортларның беренче катларында урнашкан учреждениеләрдә алкоголь сату кагыйдәләрен үзгәртүче закон проектын шәрехләп узды.

Закон проекты нигезендә күп фатирлы торак йортларның беренче катларында эшләүче җәмәгать туклануы урыннарында алкоголь белән сәүдә туктатылачак. “Торак йортларның беренче катларындагы фатирларны яшәү өчен каралмаган фондка әйләндереп, анда чәркәханәләр ачып, барлык кешегә ваклап һәм шешәләргә агызып спиртлы эчемлекләр сатуны мин эшмәкәрләр өчен “котылу чарасы” дип саныйм”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул ассызыклаганча, алар кешеләрне ашату түгел, ә ликер-аракы продукциясен сату бәрабәренә табыш эзли.

“Минемчә, проектны хупларга кирәк, әмма рәсми төстә эшләүче һәм лицензиясе булган рестораннар, кафелар эшчәнлегенә зыянга түгел. Әмма анда да алкоголь эчемлекләре белән сәүдә итүдә яшькә һәм вакытка карап чикләү кертеп, закон үтәлешен катгый күзәтеп барачакбыз”, - диде спикер. Аның фикеренчә, закон проекты эшмәкәрләрнең хокукларын кысрыкламый, ә аларның эшчәнлеген тәртипкә сала.

“Без беркемне дә эшсез калдырырга җыенмыйбыз, әмма спиртлы эчемлекләр сатуны чикләячәкбез. Бу мәсьәләдә дәүләт һәм хакимият балаларыбызны һәм өлкәннәрне дә яманлыктан яклап калуны мөмкин һәм кирәк дип саный. Тиз генә ашап-эчеп чыгу урыннарына, кабымлыкханәләргә карата халыктан шикаятьләр килеп тора, хәмер сатып, яшьләрне азындыручыларга мөнәсәбәттә халыктан бик күп канәгатьсезлек хатлары килә башлады, ә без бит халык өчен эшлибез. Шушы закон белән бу өлкәдә тәртип урнаштырырга тырышачакбыз. Әнә тәмле ризык сатып, эшмәкәрләр бизнесларын башка юнәлешкә борсыннар”, - дип киңәш итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, киләчәктә азык-төлек кибетләрендә тәмәке сатуны тыю мәсьәләсе дә каралачак. Моның буенча федераль закон әзерләнә. “Тәмәке ризык белән бер урында сатылырга тиеш түгел. Бу ашамлык алучыларда ризасызлык уята. Шуңа күрә тәмәке сату өчен аерым урыннар каралачак”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100