news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклык тапшырды

Бүгенге көндә Татарстанда 188 җәмәгать судьясы эшли, шуларның 62 проценты — хатын-кызлар.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклык тапшырды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Бүген, Россия көне алдыннан, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламентта мондый чара инде күркәм гадәткә әверелде. Бүген 11 җәмәгать судьясы (аларның өчесе әлеге вазифага беренче тапкыр билгеләнгән) таныклыкларга ия булды.

«Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин, җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итеп. - Икенче яктан, нәкъ менә сез кешеләрнең судларга карата ышанычын формалаштырасыз. Чөнки җәмәгать судьялары институты суд системасының нигезендә ята».

Бүгенге көндә Татарстанда 188 җәмәгать судьясы эшли, шуларның 62 проценты — хатын-кызлар. «Бу безне бик тә куандыра, чөнки гүзәл затларга карарлар кабул итү өчен бик тә кирәкле гаделлек һәм кешелеклелек кебек сыйфатлар хас», - дип искәртте республика парламенты башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. 2018 елда республика бюджетыннан бу максатларга 438 миллион сум акча бүленгән. Әлеге акчага суд участокларына ремонт ясалган, алар яңа мебель, заманча техника белән җиһазландырылган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100