news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мәгарифтә үзгә ысулларны куллану зарур”

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Азнакайда татар гимназиясендә белдерде

(Азнакай, 12 февраль, "Татар-информ", Алия Сабирова). Мәгарифтә үзгә ысулларны куллану зарур, мәктәпкә һәм укытучыларга җәмгыятьтәге үзгәрешләргә җайлашырга кирәк, дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Азнакайда татар гимназиясендә.
Аның фикеренчә, мәктәп һәм укытучылар заман белән бергә атларга һәм белем бирү алымнарын үзгәртергә тиеш. “Сез моңа зур игътибар бирергә тиеш”, - дип гимназия коллективына мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук республикада “Киләчәк” мәгарифне реформалау программасы эшләнелә, дип искә төшерде. “Бу бик кирәкле һәм әһәмиятле программа”, - дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы. Нәкъ менә белгечләрне кем әзерләвеннән республиканың, гомумән илнең киләчәге тора. Шуңа күрә ТРда мәгарифне реформалау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, укытучылар барлык җаваплылыкның тоярга һәм үз эшләрендә эшләргә, осталык дәрәҗәсен күтәрергә тиеш.
Коллектив белән сөйләшү вакытында укытучылар Фәрит Мөхәммәтшинга ТРның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә “парламент дәресләре” оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерде. Укытучылар сүзләренчә, мондый дәрес укучыларга гына түгел, ә укытучыларга да файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирә. “Парламент дәресләре” үткәрү дәвам ителәчәк”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе һәм мондый дәресләр Бөек Ватан сугышының 65 еллык Җиңүенә багышлап та оештырылачак. Фәрит Мөхәммәтшин бу дата турында әйткәндә, укытучыларны сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрергә һәм яшьләргә совет халкының батырлыгы турында күбрәк сөйләргә чакырды.
Фәрит Мөхәммәтшин укытучылар белән сөйләшкәндә октябрьдә булачак муниципаль сайлаулар турында искә төшереп үтте. “Сайлаулар гади булмаячак, чөнки икътисади кризис йогынтысы үзен сиздерәчәк”, - дип өстәде ул.
Республика парламенты җитәкчесе Азнакай татар гимназиясендә спорт залын карады, волейбол командасы уенчылары белән аралашты, башлангыч сыйныфлар классларын карады. Ул районның Балалар Думасы әгъзалары белән очрашты. Очрашуда яшь активистлар Дәүләт Советы Рәисенә думаның эшләре һәм кызыксынулары турында сөйләделәр. Укучылар Фәрит Мөхәммәтшинга үз үтенечләре белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда укучылар районның Балалар Думасы эше өчен компьютер, бу гимназиядә укучының 4нче китабын нәшер итүдә һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашу оештырырга ярдәм итүен сорадылар. Парламент спикеры ярдәм итәргә вәгъдә итте һәм балаларны Дәүләт Советына экскурсиягә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot