Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Мәгълүмат чаралары эше парламентарийларның күз алдында
"Безнең журналистлар гражданлык җаваплылыгын һәм үз эшенә тугрылыгын берничә тапкыр күрсәтте", - диде парламент рәисе.
(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Массакүләм мәгълүмат чаралары эше нәтиҗәлелеге Татарстан парламентарийларының күз алдында. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуда шул хакта әйтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Матбугаты көнен билгеләп үтү турында карар кабул ителгәннән бирле, мондый очрашуның традициягә кереп киткәнен билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан матбугаты көне бәйрәме Югары Совет тарафыннан 1998 елда гамәлгә куелганын искәртте.
«Беренче татар газетасы «Нур» чыга башлаган көнгә туры китереп билгеләгән идек аны. 1905 елда беренче саны дөнья күргән, бүген 19.05.19 датасы символик мәгънәгә дә ия. Республика җитәкчелеге, тугры укучыларыгыз, тәнкыйтьчеләрегез исеменнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Алыштыргысыз эш бу», - дип мөрәҗәгать итте парламент рәисе.
Ул соңгы ике дистә елда Татарстан журналистикасы ныклы үсеш юлы узганын әйтте.
«Без, республика җитәкчелеге, массакүләм мәгълүмат чаралары белән даими тыгыз элемтәдә. Хакимият күп кенә проблемаларны ишетә һәм оператив карый. Бу әһәмиятле. Дәүләт Советы мәгълүмат бирү ягыннан, җитәкчелек һәм депутатлар комментарийлар өчен һәрвакыт ачык. Массакүләм мәгълүмат чаралары эше нәтиҗәлелеге Татарстан парламентарийларының күз алдында», - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук, тәнкыйди язмаларны хакимият күреп, анализларга мәҗбүр булуын әйтте. «Без һәрвакыт катгый әйтәбез: тәнкыйди, файдалы булган барлык әйбергә төрле дәрәҗәдәге хакимият реакциясен күрсәтергә мәҗбүр, без моны таләп итәбез», - диде.
«Безнең журналистлар гражданлык җаваплылыгын һәм үз эшенә тугрылыгын берничә тапкыр күрсәтте. Сезнең эшегезгә ихтыяҗ зур, ул киңкырлы. «Дүртенче хакимият» мөһим функция башкара – җәмгыятьтә ачыклык тәэмин итә, бер демократик дәүләт тә моннан башка яши алмый», - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
«Хакимият һәм идарә органнары белән конструктив диалогта сез республикадагы, илдәге һәм дөньядагы катлаулы процессларны дөрес һәм объектив чагылдырасыз. Инандырасыз, күндерәсез, җәмәгатьчелек фикеренә тәэсир итәсез», - дип әйтте Дәүләт Советы Рәисе.
Ул чыгышында республиканың социаль программалары, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру максатыннан, эшче һөнәрләр, абруйлы хезмәт юлы үткән шәхесләр, сайланган депутатлар эше турында киңрәк яктыртырга киңәш итте. Шулай ук, игътибарны җәлеп итә торган башисем куеп, сай эчтәлекле язмалар булуына да шелтәсен белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин мөһим мәсьәләләрне күтәрүгә игътибарлы булырга киңәш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз