Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Лотфулла Шәфигуллинга ТР Дәүләт Советы депутаты мандатын тапшырды
4 декабрьдә Ямашев бермандатлы сайлау округы буенча IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының яңадан сайланган әгъзасы Лотфулла Шәфигуллинга ТР Дәүләт Советы депутаты мандатын тапшырды.
Искәртеп үтәбез, 4 декабрьдә Ямашев бермандатлы сайлау округы буенча IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узды. Нәтиҗәдә, “Бердәм Россия” партиясеннән күрсәтелгән кандидат, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин иң күп тавыш (56,7 процент) җыюга иреште.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе яңадан сайланган парламентарийны ышанычлы җиңүе белән котлады һәм Лотфулла Шәфигуллинга аның өчен яңа вазифада нәтиҗәле һәм уңышлы эшләвен теләде. Бу хакта республика парламенты сайтында хәбәр ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз