news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне шәһәр юбилее белән котлады

Татарстан Республикасының нефть үзәге 65 еллыгын билгеләп үтә.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләрне шәһәр юбилее белән котлады. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 3 ноябрьдә, Әлмәт үзенең 65 еллыгын бәйрәм итә. Фәрит Мөхәммәтшин, нефтьчеләр башкаласына эш сәфәре кысаларында, беренче чиратта, күптән түгел төзекләндерелгән «Сәламәтлек» паркы белән танышты. Паркта Дәүләт Советы Рәисен «Актив озын гомер» проектында катнашучылар каршы алды.

«Элек бу ташландык җир иде, - дип искә алды проектта катнашучыларның берсе. - Хәзер биредә ачык һавада фитнес белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган».

«Кванториум» балалар технопаркында «Киң күңелле Әлмәт-65» волонтерлар бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлыкның тормышыбызга үтеп керүен, аның яшь буынны тәрбияләүдә файдалы булуын искәртте.

«Нефтьче» Мәдәният йорты янында оештырылган бәйрәм чараларын һәм ясалма бозлы шугалакны күзәткәч, Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәтнең республиканың иң яхшы шәһәрләреннән берсе булуын билгеләп үтте.

Ул трибунадан Бөек Ватан сугышы һәм нефть тармагы ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итте.

Бәйрәм вокаль, театр, хореография һ.б. коллективларның чыгышлары белән дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100