news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Әлмәт театры минем өчен аерым әһәмияткә ия“

Әлмәт татар драма театры оешуга - 70 ел

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәттә зур бәйрәм – киң җәмәгатьчелек Әлмәт Татар дәүләт драма театрының 70 еллык юбилеен тантаналы шартларда билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә кичә Әлмәттә якташларының шатлыгын уртаклашты.

 Әлмәт театрының тарихы узган гасырның 30 нчы елларына барып тоташа. Шул чорда Әлмәтнең район мәдәният йортында Фәйзи Коваленский һәм Гали Садриев җитәкчелегендә драма коллективы оеша.  

Әлмәт төбәгендә нефть чыга башлау республикада иң мөһим яңалыкка әверелә һәм биредә колхоз–совхоз театры барлыкка килү, иң беренче чиратта, аңа бәйле. Шулай булмаса, сугыш барган чорда – 1944 елның 20 мартында Әлмәт драма театрын оештыру турында карар кабул ителмәс иде. Аның директоры итеп Казан театр техникумын тәмамлаган Әсфән Галиев билгеләнә. Сәхнәгә куелган беренче зур спектакль Риза Ишморатның «Кайту» әсәре буенча була. Аннан соң театрны Камал Халяпов кабул итеп ала. Бу чорда республикадагы күп кенә колхоз–совхоз театрлары ябыла, һәм ул труппаларның артистлары Әлмәткә килеп төпләнәләр.

Ул елларда сәхнәгә куелган «Уйнаш» (Г.Камал), «Аршин мал алан» (Г.Хаҗибәков), «Язгы моңнар» (Г.Харлампеев) спектакльләре Әлмәт театрының иҗат коллективы булып өлгерүен раслый.   1952-59 елларда Әлмәт театрында баш режиссер булып Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәет Булатов эшли. Режиссер бер-бер артлы «Яшьлек белән очрашу» (А.Арбузов), «Яшерен эзләр» (Х.Вахит), «Нурихан» (М.Хәсәнов), «Йолдызлар балкый», «Ышанычлы юлдаш», «Соңгы очрашу» (С.Кальметов) дигән спектакльләрне сәхнәләштерә.   

Сәет Булатов башлаган эшне дәвам итүче - 1963 елда баш режиссер итеп билгеләнгән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Йосыпов. Әлмәт театрының бу еллардагы уңышын Чиләбе, Свердловск, Первоуральск, Березовка, Казан шәһәрләрендә үткән зур гастрольләр дә раслый. Театрның категориясе дә күтәрелә: ул инде колхоз–совхоз театры дип түгел, Әлмәт Татар дәүләт драма театры дип атала башлый. Театр каршында студия оештырыла.   

Театрның иң кызыклы иҗади чоры Гали Хөсәенов исеме белән бәйле. 1969 елда коллективны кабул итеп алган бу фидакарь зат Әлмәт театрын республиканың иң дәрәҗәле иҗат йортына әверелдерә 1989 елда Әлмәт театры яңа эш шартларында иҗат итә башлый:  уңайлыклары, 550 урынлы залы булган шәһәр үзәгендәге бинага күчә. Театрның яшәеше дә үзгәрә, ул стационар эшли башлый.   

Бүгенге көндә театрда 40лап артист эшли. Театрның репертуарында 25ләп спектакль бар.   Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт Татар дәүләт драма театры коллективын һәм сәнгать сөючеләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән котлап , театрга яңа иҗади уңышлар теләде.   

"Әлмәт театры минем өчен аерым әһәмияткә ия. Туган шәһәремдә эшләгән чорда миңа бу театрда еш булырга туры килә иде. Мин аларның ничек эшләүләрен, яшәүләрен күреп беләм. Мин бу театрны аеруча яратам. Театр коллективының юбилее Татарстанда Мәдәният елын бәйрәм итү көннәренә туры килде. Без быел тагын бер кат күп милләтле халкыбызның бай мирасын, аның үткәнен һәм бүгенгесен барлап чыктык, – диде ул. – Әлмәт театры бик авыр елларда, Бөек Ватан сугышы барган вакытта, оештырылган. Бу инде әлмәтлеләрнең, нинди генә авырлыкларга да карамастан, яшәү дәртен югалтмауларын, киләчәккә карап яшәүләрен күрсәтә", - диде Ф.Мөхәммәтшин чыгышында.  

"Өлкән буын яхшы хәтерлидер, күчмә театрда эшләү җиңел түгел: бина юк, сәхнә җиһазлары җитешми, транспорт та юк. Көне буе эшләп арыганнан соң, төнгә кадәр репетиция... Әмма, шуңа да карамастан, сез бөтен авырлыкларны җиңеп чыктыгыз, халкыбызны матур-матур спектакльләр куеп сөендерәсез. Оста һәм ихлас уеныгыз, ташып торган энергиягез, үзенчәлекле коллективыгыз белән сез Татарстан мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертәсез. Тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!" -  дип, республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин театр коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын, артистларга дәүләт бүләкләрен һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.  

Журналистлар белән аралашканда Ф.Мөхәммәтшин Әлмәт театрының уңышларында нефтьчеләрнең дә өлеше зур булуын искәртте. “Театр коллективы да бурычлы булып калмый: аларның репертуарында кара алтын чыгаручыларга, хезмәт кешесенә хөрмәт белән сугарылган әсәрләр һәрвакыт булды һәм булачак та”, – диде ул.  

Юбилярларны ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев, әдәбият-сәнгать әһелләре тәбрикләде.  

Бу хакта ТР Дәүләт Советыныд җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru/ сайтыннан алынды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot