news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында авыл хуҗалыгы үсештә булуын әйтте

2018 елда социаль-икътисади үсеш рейтингында Әлмәт районы республикада икенче урынны алды.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында авыл хуҗалыгы үсештә булуын әйтте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында авыл хуҗалыгы җитештерүе күтәрелештә булуын әйтте. Бу хакта ул бүген Әлмәт районы Советының 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычларына багышланган утырышында сөйләде. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Дәүләт Советы рәисе район тормышының күп кенә өлкәләрендәге үзгәрешләр турында уңай фикерен белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда республиканың 45 районы арасындагы социаль-икътисади үсеш рейтингында Әлмәт районы икенче урынны алды.

Парламент башлыгы район агросәнәгать комплексы өлкәсендәге озакка сузылган вәзгыятьнең яхшыруына игътибар итте. Муниципалитет җитәкчелеге нәтиҗәле чаралар күрә алган, шул исәптән авыл халкының эшлекле активлыгын стимуллаштыру буенча да.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында нефтьчеләрнең елдан-ел республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүенә аерым басым ясады. Владимир Путинның Татарстанга рәсми сәфәре вакытында Түбән Камада «Татнефть»нең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында гидрочистарту һәм изомеризацияләү җайланмаларын файдалануга тапшыру турында да искәртте.

Утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Габдрахман авылында социаль объектларны карады. Районда 2018 елда республика программасы кысаларында җиде балалар бакчасы, шул исәптән «Ландыш» авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ремонтланган. Җылыту системасын, тәрәзәләрне алыштыру, түбәләрне ремонтлау, шулай ук бизәү һәм фасад эшләре башкарылган.

Парламент башлыгы шулай ук спорт комплексын ачу тантанасында катнашты. Бер ел эчендә төзелгән объект өч юллы 25 метрлы йөзү бассейнын, спорт һәм тренажер залларын үз эченә ала. Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин районның алдынгы кешеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100