news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өлкәннәрен Ветераннар советының 40 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенә ветераннар хәрәкәтендәге тырыш хезмәте өчен Мактау билгесе тапшырдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы өлкәннәрен Ветераннар советының 40 еллыгы белән котлады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы Ветераннар советының 40 еллыгына багышланган конференциядә катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш бүген Әлмәттә җирләнгән Россиянең һәм ТАССРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре Өлфәт Мәгановны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.

Районда хәзерге вакытта лаеклы ялда булган 47 мең кеше яши. Фәрит Мөхәммәтшин залдагыларны ветераннар оешмасының юбилее белән котлады. Ул оешма әгъзаларының кече ватаннарын үстерүдә саллы ярдәм күрсәтүләрен билгеләп узды. Өлкәннәрнең актив яшәү рәвеше республикада үсә барачагына ышанычын белдерде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе якташларына аның өчен кызарырга туры килмәслек итеп эшләргә тырышуын әйтте.

Парламент рәисе ветераннарга Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның үзенә Әлмәт районы Ветераннары һәм пенсионерлары советы президиумы карары нигезендә ветераннар хәрәкәтендәге тырыш хезмәте өчен Мактау билгесе тапшырдылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100