news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы Габдрахман авылында спорт комплексы ачылышында катнашты

Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районы Габдрахман авылында спорт комплексы ачылышында катнашты
almet-rt.ru/news/kөn-temasyi/gabdrakhmanda-yaa-zamancha-sportkompleks-achyldy

(Әлмәт, 19 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәт районы Габдрахман авылында  өч юллы бассейн һәм заманча тренажер заллары булган яңа спорт комплексы ачылды. Спорт комплексы ачылышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл халкы өчен көтеп алынган бу социаль объект үз эченә өч юллы бассейнны, замана таләпләренә җавап бирүче спорт һәм тренажер залларын ала. Спорт комплекстан туры мәктәпкә махсус җылытылган коридор аша чыгып була.

Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган. Шулай ук биредә медицина кабинетлары, спорт залы каршындагы ир-ат һәм хатын-кызлар өчен махсус юыну бүлмәләре, гардероб зоналары да бар.

Моннан тыш Тайсуган авылыннан балаларны һәм ветераннарны йөртү өчен спорткомплексның үзенең автобусы да булдырылды.

Габдрахман авылындагы бу спорткомплекс Тәхәветдиновлар, Җәләевлар гаиләсе һәм башка иганәчеләр ярдәме белән төзелә.

Тантанада шулай ук Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча киңәшчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов, "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Туган авыл” хәйрия фонды директоры Равил Җәләев һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot