news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Лихачев Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте

Татарстан Дәүләт Советының элеккеге җитәкчесе белән хушлашу мәрасиме иртәгә Мәскәүдә узачак.

Фәрит Мөхәммәтшин: Лихачев Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте
архив tatarstan.ru

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Василий Лихачевның Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә һәм аның демократик институтларын формалаштыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шулай дип белдергән.

«Бүген кайгылы хәбәр килде. Коллегабыз, республика, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге танылган сәясәтче Василий Лихачев вафат булган. Ул Татарстанда закон чыгару өлкәсен үстерүгә, халыкара хезмәттәшлекне ныгытуга, демократик институтларның формалашуына зур өлеш кертте. Аның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ТР Дәүләт Советының элеккеге җитәкчесе белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 9 апрельдә, Мәскәүдә узачак. Дәүләт эшлеклесен Казанда җирләячәкләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100