news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Лаештагы күп функцияле үзәк эшчәнлеген уңай бәяләде

"Халык күп ышанычы арта гына бара", ди Дәүләт Советы рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Лаештагы күп функцияле үзәк эшчәнлеген уңай бәяләде
Динара Прокопьева

(Лаеш, 18 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лаешта урнашкан күп функцияле үзәк эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Лаешта узган утырышында сөйләде.

Үзәк җитәкчесе Ленара Мозаффарова республика буенча бер айга ун мең мөрәҗәгать килүен, үзәк тарафыннан барлыгы 2,2 млн кеше кабул ителүен әйтте. "Димәк, халык файдалана башлаган, ышаныч арта бара", - дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

"Биредә 180 төрле хезмәт күрсәтелә. Дәүләт Советына барыр алдыннан, гражданнар иң элек монда мөрәҗәгать итә", - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

КФҮ вәкилләре ассызыклап узганча, әлеге үзәктә югары әзерлекле хезмәткәрләр генә эшли. "Әгәр дә биредә эшләүчеләр мөрәҗәгать итүче гражданнар белән итәгатьле сөйләшә алмый, үз эшләрен башкара алмый икән, алар бер-ике айдан соң азат ителә", - дип билгеләп үттеләр үзәктә.

Керүгә үк гражданнар талон алып, электрон чиратка баса. "Беркем дә чиратын югалтмый. Клиентның үз чиратын максималь көтү вакыты унбиш минуттан да артмаска тиеш", - дип сөйләде үзәк җитәкчесе Ленара Мозаффарова.

  • Агымдагы елның биш аенда күп функцияле үзәк татарстанлыларга 1,5 миллион хезмәт күрсәткән (бу узган елдан 19 процентка күбрәк). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100