news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Фәрит Мөхәммәтшин Кытайга эшлекле сәфәр кыла
Форумда сәяси партияләрнең роле һәм тоткан урыны хакында сөйләшәчәкләр.
Скопировать ссылку
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе делегациясе составында Кытайның Фучжоу шәһәрендә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте җиткерде.
Биредә Россия вәкилләре БРИКС төркеме (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, һәм Көньяк Африка Республикасы) илләренең сәяси партия һәм иҗтимагый оешмалар форумында катнаша. Әлеге форум шушы дәүләт башлыкларының сентябрь аенда узачак саммит чараларына әзерлек кысаларында оештырылган. Көзге саммит Кытайның Сянмэн шәһәрендә узачак.
Фучжоу шәһәрендәге бүгенге форумга килгәндә, биредә сәяси партияләрнең роеле һәм тоткан урыны, шулай ук әлеге биш ил арасындагы күпкырлы элемтәләрне ныгыту механизмнары турында булачак, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot