news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Кырым парламенты вәкилләре белән очрашачак

Очрашу барышында парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзалануы көтелә.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 29 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кырым Республикасы парламенты делегациясе белән очрашачак.

Очрашу Татарстан канун чыгару органы бинасында үтәчәк, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. Аның барышында парламентара хезмәттәшлек турында килешү имзалануы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot