news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Кулланучылар кооператорлары авыл хуҗалыгында үз урынын табарга тиеш"

Татарстан кулланучылар җәмгыятенең 2009 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлары билгеләнде

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Кичә Татарстан кулланучылар җәмгыятенең 2009 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды һәм киләчәккә бурычлары билгеләнде. Коллегия утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Ф.Мөхәммәтшин Татарстанның кулланучылар кооперативы сакланып кала алды, әмма, кызганычка каршы, яхшы хәлдә түгел, дип белдерде. Татарстан шәхси хуҗалыклары җитештергән продукциянең гомуми күләменең 17 процентын гына кулланучылар җәмгыяте сатып ала, бу бик аз. Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, якындагы елларга “Татпотребсоюз” хезмәткәрләре алдына бу күрсәткечләрне арттыру бурычы куелган.
Ул шулай ук әзерләү эшчәнлеге күләмен арттыру җиңел булмаячак, чөнки якын арада авылга килергә теләүче инвесторларны табу кыен булачак, дип билгеләп үтте. Ф.Мөхәммәтшин сүзләренчә, ТРда 332 мең шәхси хуҗалык бар, аларда республикадагы терлекләрнең өчтән бер өлешен асрыйлар һәм 113 мең гектар җир әйләнештә. Бу резервлар тулы күләмдә кулланыламы? Шәхси хуҗалыкларны җәлеп итү өчен барлык чаралар да кулланыламы? Бу сораулар ТР Президенты һәм республика Хөкүмәтен дә кызыксындыра, дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.
Семинарларның берсендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләренең эшчәнлеген күтәрү мәсьәләсен куйды, дип искә төшерде Ф.Мөхәммәтшин. Республика хакимияте финанс кризисы вакытында актуаль мәсьәләне хәл итәргә кереште. Эш кузгалды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан эшләнгән бу процесс мониторингына нигезләнеп, ТР кулланучылар җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу буенча эшләрен яхшырта башлады. Бу мәсьәләне хәл итәргә ТР бюджетыннан һәм федераль казнадан бүлеп бирелгән акча ярдәм итте.
Ф.Мөхәммәтшин кулланучылар кооперациясе хезмәткәрләренә киңәш бирде. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре эре сәүдә челтәрләре белән көндәшлек итә алмаска мөмкин, ә авыл хуҗалыгында үз урынын таба ала һәм моны мөмкин кадәр тизрәк эшләргә кирәк.
Бүгенге көнгә кадәр “Татпотребсоюз”ның үзенең сайты юк, диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Искечә эшләүне дәвам итәргә ярамый, дип саный ул.
Ф.Мөхәммәтшин үз тәкъдимнәрен дә белдерде. Ул Кулланучылар кооператорларына Казанда үз кибетләрен ачарга киңәш итте. Менә шул вакытта бу кибетнең киштәләрендә җирле тауар җитештерүчеләрнең продуктлары урын алачак, дип саный ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100