Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: "Коррупциягә каршы көрәш чаралары кисәтү рухында булырга тиеш"
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә Казанда әлеге күренешкә каршы көрәш алымнары хакында фикерләштеләр
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда коррупцияне киметү өчен тәрбия, профилактика һәм кисәтү эшләре башкарылырга тиеш. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы IT-паркта узган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышында белдерде.
Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлык һәм ведомство, РФ дәүләт хакимияте органнарының ТР буенча территориаль структуралары җитәкчеләре, сәяси партия, иҗтимагый, дини һәм яшьләр берләшмәләр вәкилләре, профсоюз оешмалары лидерлары, ТР муниципаль районнары башлыклары, вуз ректорлары, сәнәгый һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәгариф һәм медицина учреждениеләре җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнашты.
Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, түгәрәк өстәлнең максаты һәм бурычлары - ачык әңгәмә барышында коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән алымнар эшләү, республикада бу күренешне киметү өчен нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәклекне билгеләү.
"Коррупция җәмгыятьне корыта. Безгә хезмәт вазифаларыннан файдаланып ришвәтчелек белән кесә калынайтучы кешеләр турында мәгълүмат килә. Моңа чик куелырга тиеш. Җәмгыятьне мәктәп, вузлардан башлап тәрбияләргә, бу явызлык белән килешергә теләмәүче кешеләргә хөрмәт белән карау үрнәген күрсәтергә кирәк", - дип ассызыклады Ф.Мөхәммәтшин.
Татарстанда коррупциягә каршы көрәшнең төрле формалары тормышка ашырыла. ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советына эшкә иҗтимагый оешмалар җәлеп ителә, министрлык һәм ведомстволар каршында иҗтимагый советлар оештырылган, ТР Җәмәгать палатасы каршында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кабул итү бүлмәсе эшли, "Студентлар лигасы" һәм "ТР иҗади яшьләр академиясе" тарафыннан вузларда коррупциягә каршы эшләр башкарыла.
Республикада коррупция күренешләрен киметүгә йөз тоткан шактый эшләр башкарылса да, ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, әлегә тырышлык теләгән нәтиҗәләрне бирми. "Коррупция күренешләре кимемәү сагайта", - дип ассызыклады ул.
Статистика буенча, муниципаль хезмәткәрләрнең 40 проценты, коррупция гамәлләренә бәйле рәвештә, җинаять җаваплылыгына тартылган. Шул ук вакытта хөкем ителүчеләрнең өчтән береннән күбрәге ришвәт тәкъдим иткән. Узган елда Татарстанда көнкүреш коррупциясе арту күзәтелгән.
Спикер аерым билгеләп узганча, бу проблеманы хакимият структуралары һәм хокук саклау органнары гына хәл итә алмый, халык, ММЧ ярдәме дә кирәк. "Бөтенебез бергә, хакимият, хокук саклау органнары ачык эшләгән вакытта, халык бу проблеманың мөһимлеген аңлаган очракта гына Татарстанда бу күренешнең нәтиҗәләрен киметергә мөмкин. Әгәр без кешене балачактан дөрес тәрбияләмәсәк, җәмгыятьнең бу явызлыкка мөнәсәбәтен үзгәртә алмаячакбыз. Коррупциягә каршы көрәш чаралары кисәтү рухында булырга тиештер", - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Ф.Мөхәммәтшин сөйләгәнчә, коррупцияне киметергә сәләтле халык һәм хакимиятнең нәтиҗәле хезмәттәшлеге үрнәге - ул "Халык контроле", анда шул исәптән коррупция эшчәнлеге буенча да оператив мәгълүмат алына.
"Коррупциягә каршы көрәштә системалылык булырга тиеш", - дип йомгаклады сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз